news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ФИФА Советы утырышында Конфедерацияләр кубогы регламенты расланачак

Утырышта шулай ук 2026 елда дөнья чемпионатын үткәрү форматы һәм Россиянең 2018 елдагы дөнья чемпионатына әзерлеге турында чыгышлар булачак.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Халыкара футбол федерациясе 9-10 гыйнварда оешма Советының Цюрихта узачак утырышында 2017 елдагы Конфедерацияләр кубогы регламентын раслаячак. Әлеге утырышның көн тәртибе турында мәгълүмат ФИФАның рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза ТАСС.

Советта шулай ук 2026 елда дөнья чемпионатын үткәрү форматы турында фикер алышу һәм Россиянең 2018 елдагы дөнья чемпионатына әзерлеге турында да чыгышлар булачак, дип көтелә.

Конфедерацияләр кубогы 2017 елның 17 июненнән 2 июленә кадәр Мәскәүнең "Открытие-Арена" стадионында, шулай ук Санкт-Петербургның Крестовский утравындагы стадионда, Сочидагы "Фишт" стадионында һәм Казандагы "Казан-Арена"да үтәчәк. Турнирга жирәбә салу Казанда 2016 елның 26 ноябрендә уздырылып, Россия җыелма командасы төркем этабында Яңа Зеландия, Португалия, Мексика командалары белән очрашачагы билгеле.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100