news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FIFA президенты Казанда Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу уңаеннан кабул итү уздырды

Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанның «Корстон» комплексында 2017елдагы Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу хөрмәтенә ФИФА президенты Джанни Инфантино исеменнән зур кабул итү чарасы үтте. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика лидеры «Инстаграм»дагы битендә үзенең ФИФА генераль сәркатибе Фатма Самура һәм шулай ук Джанни Инфантиноның РФ вице-премьеры Виталий Мутко белән төшкән фоторәсемнәрен урнаштырган.

Искәртеп үтәбез: Казанда бүген, 26 ноябрьдә, 2017елдагы Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу танатанасы үтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot