news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FIFA Нюшаны Дөнья чемпионаты символикасын законсыз куллануда гаепли

Чемпионат символикасы җанатарларның Arash белән Нюша башкаруындагы рәсми булмаган гимны клибында рөхсәтсез кулланылган булган.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). FIFA Халыкара футбол федерациясе җырчы Анна Шурочкинаны (Нюша) Футбол буенча дөнья чемпионаты символикасын законсыз куллануда гаепли, дип хәбәр итә Super.

Чемпионат символикасы җанатарларның Arash белән Нюша башкаруындагы рәсми булмаган гимны клибында рөхсәттән башка кулланылган булган.

Футбол оешмасы вәкилләре YouTube җитәкчелегенә дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Ул вакытта роликны 2 млн кеше карап өлгергән. 

Видеохостинг хезмәткәрләре “оешмага хөрмәт йөзеннән” һәм YouTubтан видеоны алу белән янап,  хаталарын төзәтүне сорадылар.

Нюша, Arash һәм Pitbull ның Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган клибында хокук бозу юк, дип белдерде “Татар-информ”га Россия җырчысының ире һәм Халыкара Студентлар уеннары федерациясе президентының баш киңәшчесе Игорь Сивов.

Нәтиҗәдә артистларга хаталарын төзәтергә - клиптагы символиканы "сөртергә" туры килгән.

Хәзер мәсьәлә хәл ителде, дип билгеләп үтте Сивов.

  • Нюша — 2018 елгы Дөнья чемпионатында Казан илчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot