news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ФИФА экспертлары Россиягә тикшерү сәфәреннән канәгать - Сорокин

ФИФА делегациясенең Россиягә икенче рәсми визиты датасы әлегә билгесез

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) һәм "Россия-2018" оештыру комитетының уртак делегациясе Санкт-Петербург, Сочи, Казан һәм Мәскәүдә, 2018 елгы дөнья чемпионаты стадионнарына рәсми тикшерү сәфәре барышында күргәннәреннән канәгать. Бу хакта оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин белдерде.

"Тулаем алганда, делегация күрелгәннәрдән канәгать калды, - диде Сорокин журналистларга. - Сүз ниндидер кисәтүләр, җитешсезлекләр хакында бармады. Сәфәр стадионнарның һәм алар яны территорияләренең планнарын карауны күздә тота. Әлбәттә, кайбер мәсьәләләр эш тәртибендә хәл ителә. Иң мөһиме - тотрыклылык табу". Шулай ук "Россия-2018" оештыру комитетының генераль директоры тикшерү делегациясе турында да сөйләде.

"Безгә ФИФАның зур делегациясе килде, безнең оештыру комитеты вәкилләрен дә кертеп, барысы 40 белгеч, - диде ул. Инспекция стадионнарның планына, ареналар яны территорияләрен зоналауга игътибар бирә". 2018 елгы дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбургта урнашкан 12 стадионда узачак. ФИФА делегациясенең Россиягә икенче рәсми визиты датасы әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итә "Р-спорт".                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100