Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ФИФА делегациясе Kazan-Arena стадионын тикшерде
Анда делегация әгъзалары белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанга 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы белән танышу өчен ФИФА һәм "Россия-2018" оештыру комитетының уртак делегациясе килде. Kazan-Arena стадионында делегация әгъзалары белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Казан - делегациянең 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты стадионнарына рәсми сәфәре барышында, тикшерүгә каралган икенче шәһәр. Кичә белгечләр Санкт-Петербургның әзерлеген тикшерде, Казаннан алар Мәскәү белән Сочига юл ала.
Искәртеп узабыз, 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары Россиянең 11 шәһәре: Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Сочи һәм Екатеринбургта урнашкан 12 стадионда узачак. Шул ук вакытта Kazan-Arena стадионы 2018 елгы чемпионатның бүгенге көндә куллануга тапшырылган һәм тиешенчә файдаланылучы ике стадионның берсе санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз