news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

FIFA чемпионаты вакытында Татарстанның Милли музеена килүче туристлар ике тапкыр арткан

Атна дәвамында музей белән танышырга якынча өч меңнән алып сигез меңгә кадәр кеше керә.

FIFA чемпионаты вакытында Татарстанның Милли музеена килүче туристлар ике тапкыр арткан
Александр Эшкинин

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионаты башланганнан бирле, Казанда Татарстан Республикасы Милли музеена килүче туристлар саны уртача ике тапкыр арткан. Бу хакта бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, атна дәвамында музей белән танышырга якынча 3 меңнән алып 8 меңгә кадәр кеше керә. “Бу гадәттәгедән күбрәк. Чемпионатка кадәр 1,5-3 мең кеше килә иде. Чемпионат башланганнан бирле, чит илләрдән туристлар күп килә. Алар нигездә музей белән танышу экскурсияләренә заявка бирәләр. Хәзер музейда шау-шу артса да, безгә бу кызык, без туристларның теге яки бу тарихи экспонатларга реакциясенә игътибар итәбез”, - дип белдерде.

Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, чит ил туристларына күп милләтлелек, төрле халыкларның тарихы, традицияләре кызык. “Без бит чемпионатка дип махсус яңа күргәзмә әзерләдек, анда “Рубин” командасы тарихын да, шулай ук, волейбол, баскетбол, хоккей командалары, гомумән, Татарстанның спорт тарихын күрсәтәбез. Шулай ук, табигатькә багышланган аерым күргәзмәне яратып карыйлар”, - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100