news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ФИФА чемпионаты Җанатарлар фестивалендә Ә.Авзалова истәлегенә концерт була - Э.Камалова

Без Әлфия Авзалованың репертуарын эстрадага кайтарырга телибез, диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары.

ФИФА чемпионаты Җанатарлар фестивалендә Ә.Авзалова истәлегенә концерт була - Э.Камалова
Султан Исхаков

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт куелачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу концертта Әлфия Авзалова репертуарыннан җырларны яшь җырчылар башкарачак. “Без Әлфия Авзалованың репертуарын эстрадага кайтарырга телибез”, - дип белдерде Эльвира Камалова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул 2018 ел дәвамында Әлфия Авзалова исеме белән бәйле чараларның күпләп үткәреләчәген әйтте. 2018 ел башында филармониядә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт узганын искәртте. “Хәзер аның кызы һәм Әлфия Авзалова истәлеге фонды Мәскәүдә зур фестиваль әзерлиләр. Мәскәүдә август аенда Асадуллаев йортында, Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, “Сагыну” чарасы узачак. Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге вокалистлар фестивале үткәрелә. 2018 елда без Әлфия Авзалова белән бәйле рәвештә тыгыз эш алып барырга җыенабыз”, - диде Эльвира Камалова.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр була. Казанда турнирның алты матчы узачак: Kazan-Arena стадионында Франция — Австралия, Испания — Иран, Польша — Колумбия һәм Германия — Южная Корея төркем этабы матчлары була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы була.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100