news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

FIFA Җанатарлары фестивален оештыручылар мәйданда үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе фестивальгә матч башланырга 2-3 сәгать алдан килергә киңәш итә.

FIFA Җанатарлары фестивален оештыручылар мәйданда үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янында үтә торган FIFA Җанатарлары фестивален оештыручылар Россия һәм Уругвай җыелма командалары арасындагы бүгенге матч алдыннан мәйданга килүчеләргә биредә гамәлдә булган кагыйдәләр турында искәртә.

Җанатарларның үзләре белән кулчатыр, штатив, селфи төшерү өчен таяк (һ.б.), шулай ук азык-төлек һәм эчемлекләр алып килмәве хәерле, дип искәртә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Моннан тыш, фестивальгә килүчеләр мәйданга велосипедларда үтә алмаячак. Велосипедны парковкада калдыру өчен үзең белән йозак алып килергә кирәк.

Фестиваль мәйданында бары тик махсус урында гына тәмәке тартырга ярый. Бу хакта хезмәткәрләр яки волонтерлардан белешергә мөмкин.

Балаларын ияртеп килүчеләргә табылдыклар бюросы хезмәткәрләре яки волонтерлардан ата-аналарның телефон номеры күрсәтелгән махсус беләзек сорарга кирәк. Бала югала калса, аны шуның ярдәмендә эзләп табачаклар.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе шулай ук фестивальгә матч башланырга 2-3 сәгать алдан килергә киңәш итә.

  • Россия һәм Уругвай җыелма командалары бүген Самарада очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100