Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ФИФА 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк Россия стадионнарын тикшерә
17 октябрьдә ФИФА комиссиясе Kazan Arenaда була
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) Россия буенча инспекция сәфәрен башлый. Ул 2018 елда дөнья чемпионаты матчлары узачак Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочида төзелүче һәм ачылган стадионнарда булачак. Моннан тыш, комиссия төзелеш эшләре башланмаган ареналарга да виртуаль инспекция үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.
ФИФА вәкилләре "Россия-2018" оештыру комитеты вәкилләре белән бергә, 16 октябрьдә Санкт-Петербургтагы стадионда төзелеш барышы белән танышачак. 17 октябрьдә - Kazan Arena, 18 октябрь – Сочида «Фишт» , 19 октябрь – Мәскәүдә «Открытие-Арена», 20 октябрь көнне 2018 елгы дөнья беренчелегенең финалы узачак ил башкаласындагы реконструкцияләнгән «Лужники» стадионнарында булачак. 21-23 октябрьдә калган стадионнар буенча виртуаль инспекция узар дип көтелә.
Уртак делегация составына стадионнарны проектлау һәм төзү, ярышларга әзерлек һәм аларны үткәрү, куркынычсызлык, транспорт, логистика, кунакчыллык сервисы, телетапшырулар, ММЧ эшен тәэмин итү, медицина хезмәте, маркетинг һәм билет программаларын тормышка ашыру өлкәсендәге 40 белгеч керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз