news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"FIFA-2017" Конфедерацияләр кубогы стартына кадәр - 500 көн – “Татар-информ” агентлыгы матбугат конференциясе темасы

Очрашуга ММЧ вәкилләре чакырыла

  (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 4 февральдә 9.30 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинг-залында “FIFA-2017" Конфедерацияләр кубогы стартына кадәр - 500 көн” темасына багышланган матбугат конференциясе уздырыла.

3 февралдә “FIFA-2017” Конфедерациясе кубогына – 6 конфедерациянең дә чемпионнары һәм гамәлдәге чемпион да киләчәк футбол яратучыларның олы бәйрәменә 500 көн кала. Шул уңайдан Мәскәү каласында “FIFA-2017” Конфедерациясе кубогы эмблемасы тәкъдим ителәчәк. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи белән бергә Казан турнирны оештыручы-шәһәр буларак катнаша. Алдагы ярышлар һәм Казанның шуңа әзерлеге турында иртәгә “Татар-информ” агентлыгы матбугат конференциясендә сүз барачак.

Очрашуда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле, шулай ук статс-секретарь, Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикованың да катнашуы көтелә.

Очрашуга ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон адрес: pr@tatar-inform.ru.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100