news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фидан Гафаровка үлгәннән соң «Башкортстан алдындагы казанышлары өчен» ордены бирелде

Бүләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кулыннан Фидан Гафаровның улы Азамат Гафаров кабул итте.

Уфада Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, Уфаның мактаулы гражданы Фидан Гафаров белән хушлашу тантанасы тәмамланды. Матәм чарасы вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Фидан Гафаровка үлгәннән соң «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бүләкне аның улы Азамат Гафаров кабул итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

50 елдан артык эшләгән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрыннан аны, тамашачының яраткан кешесенә хас булганча, көчле алкышлар белән соңгы юлга озаттылар. Исегезгә төшерәбез, якыннары карары белән Гафаровны Дүртөйле районында җирләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot