news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фидан Гафаров яңа тамаша тәкъдим итә

“Бик сагындым сине, яшьлегем” исемле яңа концерт программасын әзерләп бетте ул

(Уфа, 19 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Милләтебезнең асыл улы, күренекле театр артисты, бар гомерен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында иҗат итүгә багышлаган татар сәнгатькәре Фидан Сафа улы Гафаров бүген тагын үз тамашачыларын куандыра. “Бик сагындым сине, яшьлегем” исемле яңа концерт программасын әзерләп бетте ул.
Бүген бу тамашаны Фидан Гафаров үзенең иҗатташ дуслары белән Уфа шәһәр мәдәният сараенда, ә иртәгә һәм берсекөнгә Яшьләр мәдәният сараенда тәкъдим итә. Концертта Башкортстан артистлары белән бергә Татарстан сәнгать осталары да катнаша.
Фидан Гафаровның гомерлек сәхнә дусты Нурия Ирсаева да катнаша бу концертта. Алар икәүләп тә спектакльләрдән җырларын башкарачак. Гомер буе төп рольләрне бергә башкарган хезмәттәш, иҗатташлар әле дә яшьләргә биргесез көч һәм дәрт белән уйный. М.Гафури академия драма театры тарихында Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровның парлы уены - җырлы-моңлы, саф мәхәббәт рухындагы соклангыч иҗаты аерым бер урын алып тора. Театр елъязмасындагы легендага әйләнде аларның парлы сәхнә иҗаты. Милләте белән алар икесе дә - Фидан Гафаров та, Нурия ханым Ирсаева да – татарлар. Фидан әфәнде Дүртөйле районы егете, ә Нурия ханым Миякә районының асыл кызы. Тумыштан бирелгән бөек талантлары белән алар иҗатларында югары биеклекләргә иреште һәм башкорт милли театры сәнгатен дә бар Россиягә танытуга зур өлеш кертте.
Фидан Гафаров үзенең яңа тамашасын Россия төбәкләрендә дә, шул исәптән Казанда да күрсәтергә җыена.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100