Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фидакарьләр исемлегендә милләттәшләребез дә бар
Фидакарьләр исемлегендә милләттәшләребез дә бар
(Бишкәк, 15 март, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Бишкәкнең Кыргыз-Россия Славян университеты нәшриятында “Кыргызстан мәдәнияте тарихында Россия фидакарьләре” (“Российские подвижники в истории культуры Кыргызстана”) исемле 45 басма битлек китап дөнья күрде. Китап авторы В.Воропаева Кыргызстан мәдәниятен, сәнгатен, музыкасын, әдәбиятын һәм театрын формалаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән россиялеләр турында яза. Шулар арасындагы “Мактауга лаеклы балет рыцаре” дигән хикәя - сәнгать фәннәре докторы профессор Роберт Уразгильдиев турында.
Китапка кертелгән 41 фидакарь исемлегендә ул бердәнбер татар кешесе. Роберт әфәнде Кыргызстанда гына түгел, ә барлык Үзәк Азиядә хореография сәнгате буенча атаклы хореография белгече булып тора.
Икенче хикәя Кыргызстанның күренекле скульпторы, әнисе ягыннан татар милләтеннән булган Виктор Арнольдович Шестопал турында. Виктор Арнольдович “Кыргызстан Республикасының халык рәссамы”, аның скульптура эшләре Бишкәк шәһәре урамнарын һәм мәйданнарын бизи.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз