Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әфганстанда татар теле курсларын ачарга ниятлиләр
Беренче этапта татар телен Кабулдагы рус теле укытучылары укытачак.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Кабулда татар теле курсларын ачу ниятләнә. Әфганстан Ислам Республикасының Кабул провинциясе губернаторы Мөхәммәд Якуб Хәйдәри Россия делегациясе белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр иткән. «Татар-информ»га бу хакта Мөселманнарның патриотик Хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте.
Рөстәм Хәбибуллин губернаторга Кабулда яшәүче татарларның гозерен җиткергән. «Әфганстан татарлары, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Аксакал, минем татарча сөйләшүемне ишеткәч, елап җибәрде. Татарлар туган телләрен оныткан, төрек телен өйрәнә, аны туган тел дип таный. Әфганстан татарлары туган телләрен өйрәнергә хаклы дип уйлыйм", - ди Рөстәм Хәбибуллин.
«Минем өчен Кабул һәм аның янәшә-тирәсендәге халыкларның телләрен һәм мәдәниятен үстерү, торгызу - беренче чираттагы бурыч. Без Россия мөселманнары фондының башлангычын хуплыйбыз», - дип җавап биргән губернатор Мөхәммәд Якуб Хәйдәри.
«Без Кабулдагы урта мәктәпләр базасында татар теле курсларын ачарга ниятлибез. Кабулда рус телен укыту буенча эш көйләнгән, беренче этапта рус теле укытучыларын татар телен укытырга җәлеп итәргә телибез. Очрашу вакытында без башлангыч класс укучылары өчен китаплар, укытучылар өчен кулланмалар тапшырдык», - диде Рөстәм Хәбибуллин.
Әфганстан татарлары турында мәгълүмат бик аз. Хәбибуллин әйтүенчә, Әфганстанда 500 мең татар бар. Алар арасында электән яшәгән татарлар да, XX гасыр башында күченгән татарларның оныклары да бар. Татарлар башлыча Кабулда, Бамиан, Саманган провинцияләрендә яши. Әфганстанда күп тапкырлар булган Хәбибуллин әйтүенчә, Әфганстан татарларын төрки халыклар дип кенә кабул итәләр.
Очрашуда РФ Илчелегенең Киңәшчесе-илчесе Альберт Хорев, Әфганстандагы Россия хезмәттәшлеге вәкиле Вячеслав Некрасов, «УК КЭР- холдинг» ширкәте генераль директоры Хамис Махянов катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз