news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанда шартлау булган мәчеттә утыздан артык кеше һәлак булган

Җомга намазында ике шартлау булган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Әфганстанның Нангархар провинциясендә Джодари авылында мәчеттә җомга намазы вакытында шартлау аркасында 31 кеше үлгән. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Җомга намазында ике шартлау булды. Шул сәбәпле, мәчет түбәсе җимерелде. Кешеләр һәлак булды һәм җәрәхәтләнде», - дип хәбәр иткән журналистларга провинция советы рәисе Әхмәд Али.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100