news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанда һәлак булган Сергей Попов истәлегенә Тукай районында митинг узды

Чарада Сергей Поповның әти-әнисе, сыйныфташлары, «Родина» патриотик клубы әгъзалары катнашты.

(Тукай районы, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авыл җирлегенең «Безне исегездән чыгармагыз, без Ватанны якладык» дип исемләнгән һәйкәл янында «Әфган: мәңгелек, кабатланмас батырлык» митингы үтте. Ул Әфган җирләрендә һәлак булган якташыбыз, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Сергей Александрович Поповның туган көне уңаеннан оештырылды, дип яза җирле басма.

Чарада Кнәз авыл җирлеге ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисләре, Кнәз авыл мәктәбе укучылары (мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Цандер белән), шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Сергей Поповның әти-әнисе, сыйныфташлары, «Родина» патриотик клубы әгъзалары катнаштылар. Чараны үтә дә эчтәлекле итеп Кнәз мәктәбенең VII сыйныф укучысы Анастасия Абрамова алып барды. Ул җыелганнарга Сергей Поповның тормыш юлы, аның хезмәте, геройларга хас булган батырлыгы турында тәфсилләп сөйләде. Наталья Цандер катнашучыларга Сергейның мәктәптә уку елларын исләренә төшерде. Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова Сергей Поповның әнисе Вера Петровнага һәм әтисе Александр Семеновичка Ватан герое тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Соңыннан барча кеше һәйкәлгә чәчәкләр салды, Сергей һәм башка батырлар рухына догалар укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100