news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан вәкилләре Әфганстанда да татар телле мәктәп ачылуын тели

Татарстан һәм Әфганстан яшьләре «Кабул-Мәскәү-Казан» телекүпере барышында фикер алышты.

Әфганстан вәкилләре Әфганстанда да татар телле мәктәп ачылуын тели
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан һәм Әфганстан Ислам Республикасы вәкилләре яшьләр оешмалары арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында узган «Кабул-Мәскәү-Казан» телекүпере барышында Әфганстан вәкилләре татар телен үстерү өчен Әфганстанда татар мәктәбен булдыру теләген белдерде.

«Әфганстанда яшәгән татарлар туган телләрен өйрәнә алсын һәм үз мәдәниятен онытмасын өчен татар мәктәбен булдыруны сорыйбыз», — диде депутат Мөхәммәди Абдулла, Татарстан вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Шулай ук очрашу барышында Татарстан белән бергәлектә фәнни тикшеренү эшләре үткәрү, университетлар арасында килешү булдыру фикерләре яңгырады.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев фикеренчә, аксакалларның һәм хакимиятнең төп бурычы — яшьләрне өйрәтү, тәрбияләү һәм лаеклы алмаш үстерү.

«Без Татарстанда һәм Әфганстан Ислам Республикасында булган тәҗрибәнең ике як өчен дә файдалы булуын аңлыйбыз. Урта белем алган яшьләр югары уку йортына керергә омтыла, анда студентлар хәрәкәтендә актив катнашалар. Без яшьләргә эчке потенциалны тулысынча ачу өчен мөмкинлек бирергә тиеш», — дип сөйләде ул.

Россиянең Яшьләр хөкүмәтләре берлеге рәисе Динә Гайзатуллина еллык рейтинг нәтиҗәсендә Татарстанның яшьләр хөкүмәте иң яхшысы итеп танылганны әйтте. «Без бүген үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашабыз һәм коллегаларның эше белән танышабыз, чөнки безнең карашлар бертөрле булган нокталар бар. Системалы рәвештә эш алып бару өчен план төзелер дип уйлыйм», — дип сөйләде ул.

Онлайн очрашуда шулай ук югары уку йорты, Яшьләр парламенты, дини оешма вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100