news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарлары мәктәп программасына татар һәм рус телләре курсларын керткән

Татарлар үз телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтен торгызырга тырыша, ди Әфганстан татарлары берлеге башлыгы Забихолло Надери Татар.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның төньяк провинцияләрендәге татар җәмгыяте, ата-аналар үтенече буенча, мәктәп укыту программасына татар теле һәм рус теле курслары керткән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистына Әфганстан татарлары берлеге башлыгы Забихолло Надери Татар сөйләде.

«Бездә барлык балалар да белем алырга омтыла. Мәктәпләрдә кызлар өчен дәресләр кабат башланды. Татарлар [Әфганстан] Конституциясенә татар милләтен рәсми рәвештә кертеп, үз телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтен торгызырга тырыша. Милли тамырларга кайту безнең өчен бик мөһим», — дип белдерде ул.

Мәктәп программасына татар теле һәм рус теле курсларын өстәүгә килгәндә, Надери Татар моның Татарлар берлеге карары булуын ачыклап үтте. «Безгә Сәманган провинциясенең өч йөздән артык мәктәп директоры татар теле һәм мәдәнияте дәресләрен оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Башка провинцияләрдән дә гаризалар күп», — дип аңлатты ул.

Аның сүзләренә караганда, шул ук вакытта татар теле укытучыларына җитди кытлык бар. Нигездә, телне үзбәкләр укыта, чөнки аларның теле татар теленә шактый якын. Ә рус телен Россиядә белем алган педагоглар өйрәтә. Татарлар берлеге башлыгы сүзләренчә, рус телен өйрәнергә теләүчеләр дә аз түгел, бигрәк тә укуларын Россия уку йортларында дәвам итәргә җыенучылар арасында.

Агентлыкның әңгәмәдәше Әфганстандагы хәл тиздән яхшырыр, дигән өмет белдерде. Шулай ук Татарлар берлегенең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан вузларында Әфган студентларын татар теле һәм әдәбияты, шулай ук рус теле укытучыларына укытуны оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итәчәген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100