Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әфганстан Россиядән армиядә өйрәтүне сорый
Илләр арасында диалогның яңаруы террорчылыкка каршы көрәштә дә ярдәм итәр иде, дип саный Әфганстан Эчке эшләр министрлыгы департаменты башлыгы.
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Әфганстан Россиядән ил армиясен һәм полициясен тәэмин итүдә, хезмәт күрсәтүдә һәм өйрәтүдә ярдәм итүне сораган. Бу хакта Әфганстан Эчке эшләр министрлыгының сәясәт һәм стратегия мәсьәләләрен планлаштыру департаменты директоры Мөхәммәд Әшраф Хәйдәри хәбәр иткән, дип җиткерә "Российская газета".
"Без бу мәсьәлә буенча Россия Чит ил эшләре министрлыгында фикер алыштык", – дип шәрехли Хәйдәри ТАССка. Департамент башлыгы сүзләренчә, Әфган ягы Әфганстандагы Россиядә җитештерелгән һава суднолары һәм вертолетларын сервис хезмәте белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук Россия белән хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлек итүдә көнбатыш санкцияләрнең кире тәэсир ясавын җиткергән.
"Шунлыктан без Россия белән АКШ арасындагы киеренке багланышларның чишелешен күрергә телибез”, – дип сөйләгән Хәйдәри һәм илләр арасында диалогның яңаруы террорчылыкка каршы көрәштә дә ярдәм итәр иде, дип өстәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз