news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан илчесе хәйрия эшчәнлеге өчен Актаныш егетенә рәхмәт белдерде

Декабрь аенда Рөстәм Хәбибуллин тырышлыгы белән Әфганстанга медицина препаратлары җибәрелгән иде.

Әфганстан илчесе хәйрия эшчәнлеге өчен Актаныш егетенә рәхмәт белдерде
Рөстәм Хәбибуллин

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Әфганстанның Россия Вәкиллегендә Илче Латыйф Баханда Россия мөселманнарының Хәйрия патриот фонды генераль директоры, тумышы белән Актаныш районыннан булган Рөстәм Хәбибуллинны кабул итеп, аңа әфган халкына хәйрия ярдәме күрсәткән өчен рәхмәтен белдергән. Бу хакта Рөстәм Хәбибуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

2018 елның декабрь аенда Рөстәм Хәбибуллин Әфганстандагы сугыштан зыян күргән төбәкләрдә яшәүчеләргә 20 тонна йөк сыйдырышлы машина белән дарулар илткән иде. “Россия һәм Әфганстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләрен үстерергә кирәк”, - дигән Илче.

Латыйф Баханд Татарстанның хәзерге Россиянең үсешендә ролен аеруча билгеләп уткән. “Минтимер Шаймиевка тырышлыгы белән Россиядә көчле республика үсеш алды, экстремизм таралуына юл куелмады”, - дигән Әфганстан илчесе.

Очрашу Россия белән Әфганстан дуслыгы һәм хезмәттәшлеге җәмгыяте теләге буенча оештырылган. Әфганстан илчесе Рөстәм Хәбибуллинга гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтләрен җиткергән.

“Бизнесны үстерү буенча сөйләштек. Әфганстан, мөселман иле булгач, Татарстан продукциясе белән кызыксына. Әфганстанда хәзер сугыш барса да, ул Үзәк Азиядә әһәмиятле урында урнашкан. Чит илләр Әфганстан белән кызыксына”, - диде Рөстәм Хәбибуллин.

Очрашуда хәйрия фондының Кабул шәһәрендә вәкиллеге ачу мәсьәләсе күтәрелгән. Илче бу тәкъдимне хуплаган. Ачылган очракта, бу Әфганстандагы беренче Россия хәйрия фонды вәкиллеге булачак. Шулай ук мөселманнар арасындагы гуманитар, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрнең үсеше турында сөйләшкәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100