news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганчылар Татарстан мөфтиенә алтын тышлы Коръән басмасын бүләк итте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әфганчылар - интернационалист-сугышчылар эшләре буенча Комитет вәкилләре белән очрашты.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие, Татарстан Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин әфганчылар - интернационалист-сугышчылар эшләре буенча Комитет вәкилләре белән күрешеп сөйләште. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте хәбәр итә.

Очрашу Камил хәзрәткә бүләк тапшырудан башланды. Комитет рәисе Александр Ковалев һәм аның беренче урынбасары Николай Брагин аңа алтын тышлы Коръән басмасын бүләк иттеләр. Китапның 45 мм зурлыктагы  5 фианит һәм тагын 575 вак фианит ташлары белән бизәлгән һәм алтыннан эшләнгән тышлыгында Истанбулның мәшһүр "Сөләймания" мәчете рәсеме төшерелгән. Зур һәм бәһасез бүләк өчен рәхмәтләрен белдереп, Камил хәзрәт кунакларга үзенең шәхси Коръәннәр коллекциясеннән музей булдыру теләге турында әйтте.

Җиңү көне алдыннан оештырылган очрашуда катнашучылар Бөек Ватан сугышының һәм Әфганстандагы сугышның тарихи рольләре, шулай ук "Сирия" мәсьәләсе һәм хәзерге сәяси вазгыять турында фикер алыштылар. 

“Советлар Союзында яшәгән дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, күк йөзенең тынычлыгы һәм Җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга, - ди Камил хәзрәт. - 1942 елда Россия мөфтие Габрахман хәзрәт Рәсүлев мөселманнарны Ватанны фашист-дошманнардан якларга өндәп фетвә чыгара һәм үзе 1943 елда шәхси милкеннән 50 мең сум акчаны танклар төзү өчен тапшыра. Әнә шулай итеп, эзәрлекләүләргә, репрессияләргә карамастан, совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар. Мөселманнар - Россиядә, православлар шикелле үк, тамыр җәйгән, төп халык. Безнең башка Ватаныбыз юк, шуңа без аны яратабыз һәм хезмәт куеп, гражданлык инициативалар белән чыгып, аның мәнфәгатьләрен кайгыртабыз”, - дип җиткерде баш мөфти.

Александр Михайлович үз чиратында Казан һәм Татарстанның бөтен ил өчен үзенең күпмилләтле һәм күпдинле шартларда халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калу тәҗрибәсе белән үрнәк булып торуын искәртте. Теманы дәвам иттереп, Камил хәзрәт кунакларны Россиянең иң эре мөфтияте буларак Татарстан Диния Нәзарәте һәм аның эшчәнлеге, Россиядә ислам үсешенә юнәлдерелгән башлангычлары белән таныштырып үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100