Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфган сугышында катнашучылар Интернационалист-сугышчы һәйкәле янында митинг уздыра
Ул Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 21 еллыгы уңаеннан оештырыла
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казанның Декабристлар урамындагы Интернационалист-сугышчы һәйкәле янында, Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 21 еллыгы уңаеннан, митинг була. Анда, һәр елдагыча, Әфганстанда һәм башка локаль нигазлардагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар җыела, чыгыш ясый, хәтер барлый.
Ике дистә елдан артык вакыт эчендә илдә әлеге низагка, совет иле гаскәрләренең катнашуына караш-бәяләмәләр үзгәрде, ләкин шушы чит-ят җирдә башын салган, аннан кайтып яраларыннан вафат булган 14,5 мең хәрби, шулай ук 9 еллык сугыш барышында билгесез югалганнар турындагы хәтер берничек тә шиккә алынырлык түгел. Казан, шулай ук, әлеге низагта 34 хәрби кешесен югалтты, 108е яраланып кайтты, шәһәрнең барлыгы 2 меңнән артык солдат һәм офицеры чит илдә сугыш утына керде, диелә Казан мэриясеннән алынган язмада.
Шушы сугышка бәйле рәвештә, казанлыларның 275е «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре һәм 93е Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз