news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфган сугышы ветераны Рәйхана Җиһаншина әлеге хәрби конфликтны гадел сугыш дип бәяләде

Табиб сугышта катнашканына һич кенә дә үкенмәвен әйтте.

Әфган сугышы ветераны Рәйхана Җиһаншина әлеге хәрби конфликтны гадел сугыш дип бәяләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Əфган сугышында катнашкан медицина хезмəткəре Рәйхана Җиһаншина əлеге сугышны гадел булды дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмы күрсәтелүдəн соң сөйләде.

"Безне ул сугышка җибәрделәр. Аннары гына "без ялгыштык" дип илебез акланды. Әмма без бит анда чыннан торып яшәдек, гашыйк булдык, хатлар яздык, үлдек тә. Тормыш чын иде. Хәзер әфган сугышы вакытын, шул чынбарлык булмаган диләр. Юк, моңа берүк ышана күрмәгез", - диде ул.

"Еш кына Әфган сугышы партиянең хатасы, анда булырга кирəкми иде, китəргə кирəк түгел иде дилəр. Юк, килешмим. Безне моннан җибəрүгə карамастан, без чыннан торып анда яшәдек. Анда мин бик тә кирәк идем, моңа үкенмим", - дип белдерде Рәйхана Җиһаншина.

Əфган сугышы ветераны Сириягә дә барырга әзер булуын әйтте. "Мин кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Чечня сугышына да китмәкче идем, әмма кечкенә балам бар иде. Хәзер дә әле мин кыен хәлгә калучыларга ярдәм итәргә телим", - диде ул.

Рәйхана Җиһаншина улына да бу сугыш турында сөйләвен әйтте. "Базар урамында егетләрнең әфган сугышы турында җырлаганнарын ишетә идем дә улыма аларның дөреслек хакында башкаруларын әйтә идем", - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100