news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфган сугышы ветераны һәлак булган солдатлар турында: "Хәтер йөрәкләребездә язылган"

Җиңү паркында Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга багышланган митинг узды.

Әфган сугышы ветераны һәлак булган солдатлар турында: "Хәтер йөрәкләребездә язылган"
Михаил Захаров

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүген Казанның Җиңү паркында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан митинг узды. Барлык теләүчеләр Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды, ә интернационалист сугышчыларга алар хөрмәтенә торгызылачак һәйкәл макетын күрсәттеләр.

«Иҗтимагый оешмалар дивар фонында торучы өч герой сүрәтләнгән макетны сайлады. Без аларның карарын исәпкә алырга тиеш. Җәмәгатьчеләр дә һәйкәлнең нәкъ менә шушы макет үрнәгендә бастырылачагы белән килеште», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Аның сүзләренчә, 9 майга гамәлгә ашырылачак Җиңү Паркы концепциясендә һәйкәлне торгызу проекты бар, әмма төзәтмәләр кертүләр дә булырга мөмкин.

«Без барысын да эшләп өлгерербез дип өметләнәм», — диде Премьер-министр урынбасары.

Дәрвишләр бистәсеннән Әфган сугышы ветераны Рамил Галиевка макет ошады. Ул 15 февральдә аның дуслары-солдатлары җыелуы өчен шат.

«Бу көнне җыелу — традиция. Яшь егетләребез шунда калды. Бу — безнең һәм аларның хәтере. Шушы хәтер безнең йөрәкләрдә язылган», — диде Галиев.

Ул Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, аннары аны Әфганстанга 10нчы штурм төркеменә күчергәннәр. «Сугыш хәрәкәтләре булган җиргә җибәрделәр», - диде интернационалист сугышчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100