news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфган ММЧ журналистлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булды

Визит Татарстан Республикасында матбугат туры кысаларында узды

  (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Әфганстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары, Татарстан Республикасы буенча 4 көнлек матбугат туры кысаларында, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булды.

Агентлык буенча экскурсияне “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинский үткәрде һәм хезмәттәшләренең сорауларына җавап бирде.

Чит ил журналистларын, беренче чиратта, агентлыкның яңалыклар тасмасының ачык булуы, шулай ук тәүлегенә күпме материал чыгуы кызыксындырды. Шулай ук Әфганстан ММЧ вәкилләре сүз ирегенә һәм журналистларның куркынычсызлыгына игътибарны юнәлтте.

Леонид Толчинский экскурсия кысаларында кунакларга “Спорт-FM Казан” радиосын презентацияләде. Татарстан спорт төбәге булып тора, ә бу тема буенча яңалыкларның күп булуы радиотапшырулар алып баруга этәрде, дип белдерде ул. Очрашу ахырында Әфган делегациясе әгъзалары “Татар-информ” җитәкчесенә онлайн режимда яңалыклар алмашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Бүген делегация шулай ук, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы буенча экскурсияләр кысаларында, башка ММЧнда да булды.

Экскурсиядән соң «Арезу» телеканалы генераль директоры Наджиб Пайкан “Татар-информ” МА хәбәрчесе белән аралашканда, Татарстан ММЧ на шәхси бәяләмәсен бирде. “Миңа Татарстан ММЧ эшен карау кызык булды, чөнки сезнең республиканы тарихи урын итеп кузаллыйм. Җирле ММЧ эше, бездән аермалы буларак, тыныч бара, тәртипкә салынган. Безнең ил тынычлык белән сугыш чигендә, бердәм процесс юк, һәм без шуңа күрә иң кичектергесез вакыйгаларны яктыртырга тиеш. Сезнең ММЧ Татарстан укучылары, тыңлаучылар һәм тамашачылары мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә йөз тота”, - диде ул.

Әфган делегациясенең Татарстанга матбугат туры 19-22 октябрьдә уза. Чара А.М.Горчаков исемендәге Ачык дипломатиягә ярдәм фонды һәм бүгенге көнге Әфганстанны өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган. Матбугат туры кысаларында Казан һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге буенча экскурсия, шулай ук Казан федераль университеты, Россия ислам институты, IT-парк, “Химград” технополисы, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә булу планлаштырылган. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан экспорт корпорациясе, “Идея” иннновацион технопаркы җитәкчелеге белән очрашу ниятләнә.

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, бу Әфганстан журналистларының һәм экспертларының Россиягә дүртенче матбугат туры. Аларның сүзләренә караганда, ул Әфганстан җәмгыятендә Россиянең чын образын тудыру мөмкинлеген бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100