news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фейерверк һәм салютларны махсус мәйданчыкларда гына аттыру рөхсәт ителә

Узган елда Яңа ел каникулында пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында биш янгын чыккан.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда фейерверк һәм салютлар аттыру өчен 1 меңнән артык махсус мәйданчык эшләячәк. Фейерверкларны бары тик шул мәйданчыкларда гына аттыру рөхсәт ителә.

«Пиротехника эшләнмәләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләреннән чыгып, республикада пиротехника эшләнмәләрен аттыруга яраклаштырылган 1164 мәйданчык булдырылган», — диде Татарстанда янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин Министрлар Кабинетында брифингта.

Аларның адресларын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында белеп була.

Узган елда Яңа ел каникулында пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында биш янгын чыккан.

Шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр иминистрлыгы махсус патрульләр оештырачак, алар салютларны тиешсез урында аттырган кешеләрне тотачак.

«Бу группалар 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр кичке вакытта йөриячәк», — диде Максим Трущин.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100