Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фехтование буенча Россия җыелма командасы тренеры Миңнехановка рәхмәт белдерде
Фехтование буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Ильгар Мамедов Казандагы яңа фехтование үзәгенә бәя бирде. Ачылу тантанасында ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның керткән өлешенә игътибар итте.
«76 елда Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева Олимпия уеннарында җиңеп кайтканнан соң, монда фехтование мәктәбе төзеделәр. 2021 елда Токио-2020дә Марта Мартьянова җиңгәннән соң шундый матур фехтование үзәге булдырылды. Мондый кыска вакыт эчендә сез моны ничек эшли алдыгыз, мин аңламыйм. Яңа үзәк төзелешендә катнашкан һәркемгә Фехтование федерациясе, Алишер Усманов исеменнән зур рәхмәт», – диде ул.
Мамедов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, аңа истәлекле плакетка тапшырды. «Рөстәм Нургалиевич, Сез Татарстанда спортны үстерәсез. Зур рәхмәт сезгә. Әгәр Рәис спортны ярата икән, ул үсә бара», – диде.
Бүген Казанда фехтование үзәген ачу тантанасы булды. Яңа объект Россия фехтование федерациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе карары белән төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз