news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральнең беренче көнендә Татарстанда томан һәм -14 градус салкын көтелә

Иртәгә, 1 февральдә, Татарстан территориясендә томан, бозлавык көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Һава торышы аязучан болытлы була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«31 гыйнварда кич, 1 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәргә мөмкин», - дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, урыны белән -14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -2..-7 градус фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100