news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральга Татарстанда пенсия уртача 8 мең сумга җитәчәк

Пенсия фонды буенча бердәм социаль пособияләр түләүгә 2010 елда Татарстан 98 млрд. сумнан артык акча тотачак

 (Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 2010 елда Россия пенсияләргә һәм Пенсия фонды буенча бердәм социаль пособияләр түләүгә эчке тулаем продуктның (ВВП) 10 проценты кадәр - 4,3 триллион сум акча сарыф итәчәк, Татарстанга тигән өлеше – 98 млрд. сумнан артык.

 2010 елның 1 гыйнварыннан пенсионерларның пенсиягә хокуклары яңадан бәяләнә. Пенсиянең база өлеше 2002 елга кадәр эшләгәннәрнең, кайчан пенсиягә чыгуына карамастан, 10 процентка автомат рәвештә арта һәм 1991 елга кадәр эшләгәннәрнең, ягъни совет чорында хезмәт куйганнарның һәр хезмәт елы өчен 1әр процент арта. Җыеп кына әйткәндә, пенсиянең база өлеше уртача 900 сумга, ягъни 40 процентка  арта һәм 2010 елның 1 февраленә республика пенсионерлары уртача 8 мең сум пенсия ала дигән сүз.

 Шулай ук, 1 гыйнвардан башлап, инвалидлык буенча группада булганнарга эшкә сәләтлелекләре буенча чикләүләр бетерелә һәм пенсияләр фәкать инвалидлык группалары буенча гына билгеләнәчәк. Шул рәвешле, гражданинга кайсы төр пенсия отышлырак - шунысын сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Татарстанда гомер итүче барлыгы 5 меңнән артык III группа инвалидларның пенсиясе аларның хезмәт хакына һәм стажына бәйле булачак. Ничек кенә булмасын, Татарстанда бер генә пенсионер да 2009 елдагыдан кимрәк пенсия алмаячак.

 Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы 3696 сум дип билгеләнгән (Россия Федерациясендә – 4780 сум). Өстәмә түләүләрдән соң да эшләмәүче пенсионерның пенсиясе шушы суммадан ким булса, киләсе ел башыннан аңа автомат рәвештә әлеге суммага, ягъни пенсионер яшәгән региондагы яшәү минимумына кадәр җиткереп социаль ярдәм түләнә һәм бу 44 меңнән артык пенсионерга кагыла.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль район һәм шәһәрләре белән видеоконференция режимында барган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Марсель Имамов әнә шул хакта шәрехләде. Пенсия фондының территориаль бүлеге шушы өстәмә суммаларны вакытында түләр дигән ышаныч бар, чөнки декабрьнең 15-20ләрендә ул өстәмә акчалар республикага килеп җитәргә тиеш, алар Россия бюджетында каралган, дип белдерде М.Имамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100