news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Февральдән «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә балык тоту тыела

Февральдән «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә балык тоту тыела
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр балык тотуга чикләүләр кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Биологик ресурслар дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Чара су биологик ресурсларын саклау һәм аларның тотрыклы популяциясе өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән.

Билгеләнгән режимның үтәлешен контрольдә тоту өчен ведомство инспекторлары даими рәвештә рейд чаралары үткәрәчәк. Махсус саклана торган табигый территорияләрне саклау кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 маддәсе нигезендә административ җаваплылык яный.

«Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы төбәк әһәмиятендәге махсус сакланылучы табигый территория булып тора. Аның төп бурычы – су биологик ресурсларын саклау.

news_right_1
news_right_2
news_bot