Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Февральдән эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк

Эшсезлек буенча пособие быелның 1 февраленнән 9,5 процентка индексацияләнәчәк, аның максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.
«1 февральдән 9,5 процентка индексациялибез. Максималь күләме 15 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», - дип билгеләделәр ведомствода.
Пособие 2024 елда факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк – Росстат мәгълүматларына караганда, ул 9,52 процент тәшкил иткән.
Барлыгы 1 февральдән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 40 тан артык социаль түләүләр һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз