Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Февральдә Татарстанда инфляция Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак булып чыкты
Татарстанда февраль аенда еллык инфляция гыйнвардагы 10,03 проценттан соң 10,65 процентка кадәр үсте, дип исәпләп чыгарган Россия Банкы. Бу күрсәткеч республикада Россия буенча (10,06 процент) һәм Идел буе федераль округындагы (10,30 процент) уртача күрсәткечләрдән югарырак.
Татарстанда азык-төлеккә бәяләрнең еллык артуы 13,6 процентка (+1 процент) җитте. Моның сәбәбе җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең чыгымнары арту, бу сөт, ит һәм балык продукциясе бәясендә чагылыш тапкан. Моннан тыш, балык тоту һәм эшкәртү күләмнәре кимегән.
Узган айда республикада азык-төлек булмаган товарларга бәяләр еллык күрсәткечтә 5,8 процентка (+0,4 процент) арткан. Бу товар җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең чыгымнары арту аркасында килеп чыкты.
Февральдә хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә дә бәяләрнең еллык үсеше артты һәм 13,50 процент тәшкил итте (+1,6 процент). Сәбәпләр арасында - оешмаларның чыгымнары арту, шулай ук аерым хезмәтләргә ихтыяҗ арту. Мәсәлән, автобус экскурсияләренә ихтыяҗ арткан, бу бәяләрдә дә чагылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз