Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Февральдә Президент сайлаулары турында мәгълүмат бирү кампаниясенең икенче этабы башлана
17 февральдән Татарстанда сайлаучыларга Россия Президентын сайлаулар турында мәгълүмат бирү кампаниясенең икенче этабы башлана. Бу хакта утырышта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Бүгенге көндә төп бурыч – сайлаучыларга мәгълүмат бирү. Хәзер бөтен республикада сайлаулар турында мәгълүмат күп — билбордларда, роликларда. Шушы көннәрдә икенче этапны башлыйбыз. Ул фатирларга йөрү ысулы белән адреслы мәгълүмати-аңлату эше булачак. Татарстан өчен бу яңалык түгел. Без барлык сайлау кампанияләрендә дә сайлаучыга бардык, мәгълүмат бирдек», – дип сөйләде спикер.
Ул ассызыклаганча, бу эшкә барлык 2727 участок сайлау комиссиясе, 9,9 мең кеше җәлеп ителәчәк. «Бу — сайлаучыларга сайлау турында мәгълүмат бирәчәк кешеләрнең зур армиясе. Аларны әле әзерләргә кирәк», — дип билгеләп үтте Кондратьев.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, мондый очрашулар вакытында һәр сайлаучы үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак, шул исәптән, тавыш бирү мөмкинлекләре турында да.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шулай ук республикада «Сайлауларга бөтен гаилә белән» проекты эшләтеп җибәрелгәнлеген искәртте. Акция кысаларында мәдәният, белем бирү, яшьләр сәясәте һәм мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар узачак. Шул исәптән, бәйгеләр, концертлар һәм гаилә фестивальләре планлаштырылган.
«Сайлауларга гаилә белән йөрү — ул безнең гореф-гадәтләребездә. Ул бәйрәм атмосферасы тудыра, гаиләләрне берләштерә. Бик кызыклы проект дип уйлыйм. Моннан тыш, февраль башында сайлаучылар өчен яңа форматта «Минем тавыш» мәгълүмати форумы узачак. Хәзер ул бөтенроссия күләмендә булачак», — дип хәбәр итте спикер.
- Россия Президентын сайлау өчен 15, 16 һәм 17 мартта тавыш бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз