Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән
Агымдагы елның ике аенда республикада ковид йоктыруның 4,7 меңгә якын очрагы теркәлгән.
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Агымдагы елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә Татарстанда коронавирус белән авыручылар 30 процентка кимегән.
«Февральдә ковид белән авыручылар 30 процентка кимегән», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
2021 елның беренче аенда Татарстанда коронавирус йоктыруның 4 693 очрагы теркәлгән.
Любовь Авдонина сүзләренчә, Covid-19 вазгыяте тотрыклы, бу чирне йоктыручылар саны акрынлап кими.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз