news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Февральдә, шимбә, якшәмбеләрдән кала, өстәмә ял бар

Быел 5 көнлек эш атнасы исәбеннән 365 көненең 243 көн эш көне, 122се ялга туры килә

 (Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе һәм Татарстан Республикасы Канунының 1992 елның 19 нчы февраленнән чыккан 1448-XII номерлы “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары” 1 нче маддәсе нигезендә, 23 февраль – Ватан саклаучылар көне республикада эшләми торган бәйрәм көн булып исәпләнә.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында 2015 елга производство календаренда басылганча, Татарстанда 2015 елда 5 көнлек эш атнасы һәм атнасына 2 көн ял дип санаганда, 243 эш көне исәпләнә, шул исәптән 8 эш көне (30 апрель, 8 май, 11 июнь, 16 июль, 23 сентябрь, 3 ноябрь, 5 ноябрь һәм 31 декабрь) 1 сәгатькә кыскарак булачак. Нәтиҗәдә, 2015 елның 365 көненең 122се ялга туры килә (хәер, шуларның 11 көне Яңа ел каникулларында сарыф ителде инде), шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көннәре һәм 5 өстәмә яллар бар: болар 9 гыйнвар иде, 9 март, 4 май, 11 май һәм 31 август көннәре.

Шул рәвешле, быел тагын 23 февраль, 8 март, 1 май, 12 июнь, 30 август, 4 ноябрь, 6 ноябрь, шулай ук Татарстанда Ураза һәм Корбан гаете көннәрендә (17 июль һәм 24 сентябрь) эш көне булмаган ял көннәре санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot