news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Февральдә Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар яңадан ачыла

РФ транспорт министры Максим Соколов билгеләп үткәнчә, биредә февральнең беренче яртысы хакында сүз бара.

Февральдә Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар яңадан ачыла
Михаил Захаров

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). РФ транспорт министры Максим Соколов Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар февральнең беренче яртысында кабат ачылуын раслады.

«Әгәр башка үзгәрешләр һәм вакыйгалар булмаса, Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар яңадан ачылачагы хакында ышандырып әйтә алабыз», – диде министр бүген «Россия 24» телеканалы эфирында.

«Мисыр башкаласы аэропорты барлык авиация куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирә, безнең белгечләр моңа үзләре дә инанды. Бу – алга таба җитди адым. Мисырдагы коллегаларыбыз зур юл узды. Шарм-эш-Шейх һәм Хургада шәһәрләре аэропортларына килгәндә, биредә башкарасы эшләр бар әле. Киләсе елга бурыч шуннан гыйбарәт», – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot