news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральдә “Дулкыннар” бәйгесенең зональ ярышлары узачак

1-5 февраль көннәрендә Татарстан районнарында “Дулкыннар” дип аталган республика бәйгесенең зональ ярышлары уздырыла

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 1-5 февраль көннәрендә Татарстан районнарында “Дулкыннар” дип аталган республика бәйгесенең зональ ярышлары уздырыла.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы “Идел” яшьләр үзәге белән берлектә оештыра торган әлеге конкурс узган елларны татар халкының күренекле шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, әдип Фәнис Яруллинга багышланган булса, быел исә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 110 ел тулуга багышлана.
Республика күләмендә уза торган “Дулкыннар” бәйгесе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның максаты – татар халкының күренекле шәхесләре тормышы һәм иҗаты үрнәгендә балаларда һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен, милли үзаңны тәрбияләү. “Идел” яшьләр үзәге үз алдына Идел буе төбәкләрендә, Татарстанда яшәүче талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, сәләтләрен үстерү, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрен таныту, яшь талантларның иҗатын пропагандалау бурычын куя.
“Дулкыннар” бәйгесендә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә мәктәп укучылары, югары һөнәри уку йортлары шәкертләре актив катнаша. Узган ел гына конкурста 496 кеше катнашу теләген белдерә. Балалар һәм яшүсмерләр “рәсем сәнгате”, “нәфис сүз”, “җыр” номинацияләрендә көчләрен сынап карый. “Идел” яшьләр үзәгеннән “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, быел бәйгедә катнашучылар өчен тагын бер – “инструменталь ансамбльләр һәм оркестрлар” дигән яңа номинация булдырыла.
Быелгы бәйгенең зональ ярышларына килгәндә, 1 февральдә балалар һәм яшүсмерләр – Арча, 2 февральдә – Мамадышта, 3 февральдә – Зәйдә, 4 февральдә – Балык Бистәсендә һәм 5 февральдә Югары Осланда сәләтләрен күрсәтә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100