news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Февраль һәм март айларындагы бәйрәмнәргә өстәмә поездлар билгеләнә
Поездларның икесе Мәскәү белән Казан арасында йөрүче пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк, берсе Татарстан башкаласын Төньяк башкала белән бәйләячәк
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Россия тимер юлларында бәйрәм көннәрендә пассажирлар агымының зур булуын күздә тотып, өстәмә поездлар билгеләнә. Алда торган Ватан сакчылары һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан бу традиция дәвам итәчәк. Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәренә 64 өстәмә поезд билгеләнеп, алар 150 рейс ясаячак.
“Россия тимер юллары”ның рәсми сайты мәгълүматларына караганда, өстәмә поезларның икесе Мәскәү белән Казан арасында йөрүче пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк, берсе Татарстан башкаласын Төньяк башкала белән бәйләячәк. 232/231 нче Мәскәү-Казан поезды Россия мәркәзеннән 20, 24, 25 февраль һәм 10 март көннәрендә юлга кузгала. Казаннан Мәскәүгә 21,22,23 февральдә һәм 7-8 март көннәрендә китә.
Бәйрәм араларында әлеге маршрутта тагын 206/205 номерлы Мәскәү-Казан поезды да хезмәт күрсәтәчәк. Аның Казаннан Мәскәүгә китү көннәре 18 февраль һәм 4 март. 19 февраль һәм 5 март көннәрендә янәдән Казанга юл алачак.
Казан белән Санкт-Петербург арасына бу көннәрдә 254/253 нче поезд билгеләнә. Состав Татарстан мәркәзеннән 20,23 февраль, 4,7 март көннәрендә юлга кузгала. Санкт-Петербургтан Казанга 21,24 февраль һәм 5,8 март көннәрендә юл ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2