news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февраль башында Татарстанга Финляндия эшмәкәрләре делегациясе килә

Сәфәр программасында Татарстанның мөмкинлекләрен фин эшмәкәрләренә презентацияләүгә төп игътибар биреләчәк

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Инде хәбәр ителгәнчә, февраль башында Татарстанга Финляндиянең тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләре делегациясе киләчәк. 40 кешедән торган делегациянең төп өлешен 2 дистәгә якын фин компаниясе вәкилләре тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген журналистларга Кремльдә ТР Президенты белән очрашудан соң Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен хәбәр итте. Әлеге визит кысаларында Казанда Сәүдә һәм икътисади үсеш буенча Татарстан-Финляндия эшче төркеме утырышы да узачак.

Илче белдерүенчә, фин компанияләре, гомумән, Финляндия сәнәгате бүгенге шартларда Россиядә яңа базар, яңа хезмәттәшләр эзли.“Моны кризис вакытында эшләп калырга кирәк. Яңа күтәрелеш башлангач бу мөмкинлекне бергәләнеп файдаланып булачак”, -ди ул. Аның фикеренчә, соңгы 15-20 ел эчендәге уңай нәтиҗәләр алга таба да тиз үсешкә ирешү өчен оптимистик җирлек бирә.

ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов фин эшмәкәрләре сәфәре программасындагы мөһим чараларга тукталды. Аның белдерүенчә, программада төп игътибар Татарстанның икътисади-инновация потенциалын Финляндия эшмәкәрләренә презентацияләүгә биреләчәк. Әлеге чара ТР Премьер-министры катнашында узар дип көтелә. Делегация вәкилләренең республика компанияләре, структуралары вәкиләре белән аерым очрашулары да каралган. “Фикер алышуларда Финляндиядә үсеш алган һәм безне кызыксындыручы мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк. Беренче чиратта, Финляндиядән мәгариф системасын үстерүдә күп нәрсәләргә өйрәнергә тиешбез. Финляндиянең урман сәнәгать комплексы җитәкчеләре белән дә аерым сөйләшүләр узачак. “Химград” технополисын үстерү, аның территориясенә резидент сыйфатында күпләп фин компанияләрен җәлеп итү дә фикер алышуларның төп темасы булачак”, -ди Тимур Акулов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100