news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февраль башында коронавирустан вакцинациягә языла башлау ниятләнә

«Әгәр кешенең прививка ясарга теләге булмаса, бу аның ихтыяры. Прививкалар бушлай, теләгәннәргә генә ясала», — диде белгечләр.

Февраль башында коронавирустан вакцинациягә языла башлау ниятләнә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе ел башында коронавирустан вакцинациягә языла башлау мөмкинлеге булдырырга җыеналара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«2021 елның февраль башында Дәүләт хезмәтләре порталы аша вакцинациягә язылуны планлаштырабыз. Бу эш билгеле бер вакыт сорый, шулай да февраль башы дип исәпләп торабыз «, — диде.

Владимир Жаворонков прививкалар ирекле характерда булуын искәртте. «Бу халык өчен куркынычсыз, шуңа күрә вакцина кулланышка чыгарылды да инде. Без проблемалар күрмибез. Тулаем алганда, халык вакцинациягә уңай карый. Кичә 21 нче сырхауханәдә 92 яшьлек пациенткага вакцинация үткәрелде. Аның хәле яхшы. Барысы да әйбәт үтте», — диде.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да бүген Россия Федерациясендә барлык прививкалар ирекле нигездә ясалуын әйтте. «Әгәр кешенең прививка ясарга теләге юк икән, бу аның ихтыяры. Прививкалар бушлай, теләгәннәргә генә ясала», — диде.

«Бүген прививкаларга каршы торучылар мәгълүматны интернеттан һәм сары матбугаттан түгел, фәнни публикацияләрдән эзләсен, расланган хакыйкый мәгълүматларга таянсын иде, бәлки, фикерләрен үзгәртә дә алырлар. Прививкалар ярдәмендә күп кенә куркыныч инфекцияләрне җиңүгә ирешелде, бу мисаллар тарих, вакыт белән расланды», — дип белдерде Любовь Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100