news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Февраль аенда Россиядә бәяләр артачак

Күп кенә экспертлар фикеренчә, бу айда инфляция үзенең иң югары ноктасына җитәчәк һәм шуннан соң акрыная башлаячак.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Февраль аенда Россиядә бәяләрнең үсеш темпы 5,5 процент тәшкил итәчәк.

Аналитиклар арасында сораштыру үткәрү нигезендә РИА Новости агентлыгы тарафыннан төзелгән консенсус-фаразда шул хакта сүз бара.

Күп кенә экспертлар фикеренчә, бу айда инфляция үзенең иң югары ноктасына җитәчәк һәм шуннан соң акрыная башлаячак.

Росстат мәгълүматлары буенча, узган елда илдә инфляция 4,91 процент (2019 елда — 3,04 процент) тәшкил иткән. Моңа Россия валютасының көчсезләнүе һәм кайбер продуктларга бәяләрнең артуы төп өлеш керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot