news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Февраль аенда өстәмә ял көне булачак

Февраль аенда Татарстанда яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кыскартылган эш атнасы көтә. Бу ТР Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган җитештерү календаре нигезендә билгеләнә.

Быел 23 февраль җомгага туры килә, бу эшләми торган көн дип санала. Шуңа күрә казанлыларның ял көннәре 23 февральдән 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе, 22 февральдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

2024 елда биш көнлек эштә эшләүче казанлыларны 121 ял һәм 245 эш көне көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot