Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Февраль аенда Горький тимер юлында 3 млн. 131 мең тонна йөк төялгән
Аның күләме узган елның шул чорына караганда 12 процентка арткан
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Февраль аенда Горький тимер юлында йөк төяү күләме, узган елның шул чорына караганда, 12 процентка арткан. Аерым алганда, нефть продуктлары төяү күләме - 3,3, кара металл төяү-21,7 процентка, кара металл калдыклары -48, химикатлар төяү -17 процентка, урман чималын төяү-54,6, сәнәгать чималын төяү-83,3 процентка арткан. Ә менә төзелеш материалларын төяү күләме якынча 2 процентка төшкән.
Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итүенчә, быел февраль аенда йөк әйләнеше, узган ел белән чагыштырганда, 6 процентка артып 11 млрд. 605 млн. тонно-км тәшкил иткән. Йөк әйләнеше күләменең ел башыннан якынча 10 процентка артуы күзгә ташлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз