news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фестивальгә Кырымнан килгән делегат төрки халыклар берләшүгә мохтаҗ, ди

Адәм Файтондҗи фикеренчә, Казанда уза торган IV төрки яшьләр фестивале кебек чаралар төрки халыкларны бер-берсенә якынайта.

Фестивальгә Кырымнан килгән делегат төрки халыклар берләшүгә мохтаҗ, ди
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бу көннәрдә Казанда уза торган IV төрки яшьләр форумы делегаты, Бакчасарайдан килгән кырым татары Адәм Файтондҗи төрки халыклар берләшүгә мохтаҗ, дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Әлеге чара бик кирәкле, чөнки төрки халыклар берләшүгә мохтаҗ. IV төрки яшьләр фестивале - берләшү барлыкка килә алырдай мәйданнарның берсе”, - диде делегат.

“Фестивальдә үзем өчен яңа фильмнар ачтым, шулай ук кино сәнгате белән якыннан таныштым. Тормышның кайбер якларына яңача карый башладым. Бу тагын бер кабат фестивальнең кирәклеген раслый”, - диде Адәм Файтондҗи.

Бакчасарай шәһәрендә яшәүче кырым татары Казан каласына беренче тапкыр килгән. “Шәһәр турында күп сүз әйтә алмыйм, чөнки әлегә экскурсия булган урыннарны гына күрә алдым. Казан Кремле мәйданы һәм Камал исемендәге театрның матурлыгы таң калдырды”, - дип сөйләде делегат.

18-24 февраль көннәрендә Казанда дүртенче тапкыр Төрки яшьләр фестивале уза. Әлеге фестивальдә яшьләр кино сәнгате белән таныша. Фестивальне Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot