Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өч еллык тәнәфестән соң «Бөек Болгар» фестивале узачак
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында өч еллык тәнәфестән соң кабат «Бөек Болгар» тарихи фестивале узачак. Чара 8-9 августта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты территориясендә үтә.
Кунаклар өчен 21 тематик мәйданчык, рыцарьлар турниры, тарихи урта гасыр сугышы буенча ярышлар, концерт һәм гаилә программасы әзерләнәчәк. Оештыручылар чарага 12 меңнән артык кеше килүен көтә. Фестивальгә керү ирекле.
«Үткәнгә сәяхәт» компаниясе башкарма директоры Алексей Кокурин тәнәфес вакытында оештыручылар программаны сизелерлек яңартты, дип билгеләп үтте.
«Өч елдан соң фестивальнең Болгарга кабат әйләнеп кайтуына шатбыз. Бу вакыт эчендә без яңа форматлар әзерләдек, программаны көчәйттек. Быел тамашачыларны зурайтылган ат турниры көтә. Фестиваль элеккеләренә караганда мавыктыргычрак һәм кызыклырак булачак», - дип искәртте ул.
Фестивальдә Татарстан, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Кытай, Кыргызстан, Казахстан һәм Белоруссиядән реконструкторлар катнаша. Музыкаль программаның хедлайнерлары - Юлия Чичерина һәм «Мещера» төркеме. Моннан тыш, Россиядә беренче тапкыр Arida Vortex төркеме программаны Renaissance оркестрына кушылып тәкъдим итәчәк.
Балалар һәм ата-аналар өчен лабиринтлар, һөнәрчелек буенча мастер-классларны үз эченә алган гаилә мәйданчыгы эшләячәк. Якшәмбе көнне теләге булган һәркем үзен җәядән атуда сынап карый ала - оештыручылар тамашачылар өчен аерым турнир үткәрә.
Фестиваль «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз