news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кама бризы» гаммәви мәгълүмат чаралары фестивале форматын киңәйтә

«Кама бризы» гаммәви мәгълүмат чаралары фестивале форматын киңәйтә
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Узган атнада Түбән Кама «Татмедиа» структурасында телерадиокомпанияләр тарафыннан оештырылган гаммәви мәгълүмат чараларының «Кама бризы» V юбилей фестивалендә катнашучыларны кабул итте. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә искәрткәнчә, инде киләсе елда ук фестивальне барлык цифрлы медиалар катнашында киңәйтелгән форматта уздырырга ниятлиләр.

«Без телевидение вәкилләре белән заманча тенденцияләрне һәм яңа цифрлы мөмкинлекләрне исәпкә алып медиаөлкәне үстерү турында фикер алыштык. Киләсе елда фестивальне киңәйтелгән форматта уздыру, анда барлык цифрлы медиаларны җәлеп итү хакында тәкъдим булды», – диде ул.

Фото: © ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Юбилей фестивале Татарстанның танылган журналистларының мастер-класслары һәм заманча шартларда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгына әверелде.

Конкурс кысаларында Түбән Каманың «НТР 24» телекомпаниясе иң яхшы мәгълүмати программа, программаны иң яхшы алып бару һәм иң яхшы репортаж өчен беренче урынга лаек булды. Моннан тыш, телеканал командасы махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган журналист Александр Комаров истәлегенә әзерләнгән «Без бергә» проекты белән «Геройлар» номинациясендә җиңү яулады. Августта уздырылган телемарафон махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен 600 мең сумнан артык акча җыйган.

Радмир Беляев Түбән Кама халкына хәйрия проектында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, аның дәвам итәчәген һәм алга таба да үсеш кичерәчәген билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot