news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фестиваль кунакларын бик сыйладык, кадерләдек – Буа театры директоры Раил Садриев

Буада 12 мартта "Идел-Буа-Урал" театр фестивале башланып китте.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа һәм аның күрше-тирәсендәге районнар халкы Буа шәһәрендә заллар тутырып “Идел-Буа-Урал” театр фестивален тамаша кыла. Буада 12 мартта театр фестивале башланып китте.

“Кичә шыгрым тулы залга Камал театры үз спектаклен күрсәтте. Калган спектакльләр дә тулы залларда үтә. Көнгә ике спектакль. Фестивальләр кунакларын бик сыйладык, кадерләдек, бик канәгать китәләр", - дип хәбәр итте “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге фестивальне оештыру идеясе белән янып йөргән Буа татар дәүләт драма театры директоры Раил Садриев. Ул Башкортстанның Салават театры белән алмаш гастрольләр үткәрү буенча килешүен әйтте. 

Бүген Буа халкы М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры артистларын тамаша кылачак.

Афишада – И.Гончаров исемендәге Ульян драма театры, А.Островский исемендәге Димитровград драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры, Шкетан исемендәге Мари милли театры, Удмурт дәүләт драма театры, Б.Басангов исемендәге Калмык дәүләт драма театры, С.Сәйфуллин исемендәге Караганда өлкә драма театры (Казахстан).

Фестиваль Буа татар дәүләт драма театрының “Афәрин, артист” комедиясе белән ябыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100