news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фешин исемендәге училище «Кышкы палитра» бәйгесен уздыра

Конкурс Казанның Харис Якупов исемендәге 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә уза.

Фешин исемендәге училище «Кышкы палитра» бәйгесен уздыра
Михаил Захаров/архив

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы республиканың балалар сынлы сәнгать һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында «Кышкы палитра» конкурсын уздыра.

«100гә якын талантлы яшь рәссам „Станоклы композиция“ һәм „Дизайнер композициясе“ номинациясе буенча ярышачак. Алар 4 сәгать эчендә темасы конкурс алдыннан гына билгеле булачак биремне үтәргә тиеш», — дип хәбәр итә училище җитәкчелеге.

Конкурста балалар сынлы сәнгать һәм сәнгать мәктәпләренең 4 нче һәм 5 нче класс укучылары катнаша.

Конкурс Казанның Харис Якупов исемендәге 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә уза.

«Композиция — гаять катлаулы предмет. Картина иҗат итү өчен яшь рәссам булган белеменә таянып, „Рәсем“ һәм „Сынлы сәнгать“ дәресләрендә алган күнекмәләрен кулланып үз идеясен тормышка ашыра», — дип аңлата оештыручылар.

Лауреатларны конкурсның жюриындагы танылган рәссамнар һәм дизайнерлар билгеләячәк.

Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot