Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фермерлы авыл – бәхетле авыл, дип саныйлар Арча ягында
Арча районының Ашабаш авылында үгезләр симертүче фермер Илдус Кәримов та кирәк чакта ярдәм кулын суза белә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Арча, 18 декабрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Ильяс Фәттахов). Татарстанның Арча районы Ашабаш авылында фермер Илдус Кәримов - иң уңышлы эшләп киткән кешеләрнең берсе: грант алды, үгезләр симертә. Быел грантны Айваннан Гатауллинар гаиләсе, Өчиледән Рәшит Фазлыев та алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин шулай дигән “Арча хәбәрләре” газетасына.
Ашабашта, чыннан да, тырыш кешеләр яши. Анда ирләр арасында беренче булып сыер сава башлаган Гарифулла Шакиров бар иде. Бу легендар шәхес турында фермер Илдус Кәримов: “Хатыны исән, малае Эдуард авылда ферма мөдире”, - ди.
Илдус исә Кәче бүлекчәсендә идарәче, аннан ферма мөдире булып эшләгән. Ике ел элек авыл читендәге каркасы гына булган торакны алып, менә дигән ферма төзеп куйган. Аның бер өлешендә ашлык, фураж саклана, тегермән дә шунда. Хәзерге вакытта 20дән артык мөгезле эре терлеге бар.
"Үзебезнең хуҗалыкта 3 сыер да бар әле. Аларының “мөдире” хатыным Наилә, - ди фермер. - Атнага бер тапкыр Казанга барып сөт, каймак, эремчек сатабыз. Үзебезнең билгеле кешеләр бар. Бәясе дә әйбәт, киләчәктә сыерларны арттырырга дигән исәп тә бар әле”.
Марат Абдуллин да, әйе, сөткә сорау арта, Казандагы ярминкәләрдә дә сөтне күбрәк алып килүне сорыйлар, ди.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина: “Илдус минем ышанычлы ярдәмчем. Әле менә үзара салым акчасына чишмә төзекләндердек. Тракторы белән барлык тигезләү эшләрен башкарды, башка вакытта да ярдәме зур”, - дип, авыл тормышына күрсәткән игелекле эшләрен барлый. Фермерлы авыл - бәхетле авыл, дип саныйлар Арча ягында, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз