Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фермерларның җир проблемаларын хәл итүче эшче төркем оештырылырга мөмкин
ТР Җәмәгать палатасы тәкъдиме белән “кайнар линия” дә булдыру планлаштырыла.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә җирләрне файдалануда гражданнарның хокукларын тәэмин итү белән шөгыльләнүче бәйсез эшче төркем барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Җәмәгать палатасында узган “түгәрәк” өстәл барышында мәгълүм булды. “ТР муниципаль районнарында фермерлар һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның җирдән файдалануда проблемалары” темасына багышланган чара Җәмәгать палатасының икътисади үсеш, гражданнарның тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы комиссиясе тарафыннан оештырылды.
“Җирдән файдалану өлкәсендә мәсьәләр бик кискен. Шул сәбәпле, Татарстанда бу юнәлештә килеп туган проблемаларны хәл итә торган эшче төркем булдыру тәкъдиме бар”, - диде ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Артур Мостаев.
Аның сүзләренчә, бәйсез төркемгә республиканың эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Дәүләт Советы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, прокуратура вәкилләре, фермерлар, юристлар һ.б. затлар кертеләчәк.
Эш башы буларак, Артур Мостаев “кайнар линия” ачарга тәкъдим ясады.
“Моннан башка бу проблемаларны чишеп булмаячак, алар бер елдан икенче елга күчеп кенә йөриячәк. Фермерлар, пай хуҗалары үз проблемалары белән ялгызы кала. Судка мөрәҗәгать иткән очракта да, алар агрохолдингларның югары квалификацияле юристлары белән очраша. Җир хуҗалары була торып та, алар анардан файдалана алмый”, - дип борчуын белдерде Җәмәгать палатасы вәкиле.
Әлеге тәҗрибә Краснодар өлкәсендә дә файдаланыла. Губернатор каршында оешкан бәйсез эшче комиссия составында Краснодар крае Җәмәгать палатасы секретаре Любовь Попова, Кубаньның авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Сергей Орленко, Краснодар краенда эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Игорь Якимчик, хакимиятнең башка органнары вәкилләре, фермерлар һ.б. затлар — барлыгы 20 кеше кергән. Шулай ук Краснодарда да “кайнар линия” эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз